Фитыр сәдакасы турындагы 13 сорауга ҖАВАП
Рамазан ае тәмамланырга биш көн калып бара. Изге ай ахырында өммәтебез фитыр сәдакасы бирергә гадәтләнгән. Фитыр сәдакасын кемнәр бирергә тиеш һәм аны кемнәргә бирү хәерле? Әлеге сәдаканың күләме ничек билгеләнелә? Аны акчалата бирү мәҗбүриме? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән без шул сорауларга ачыклык керттек.